Бөгелмә "Радуга" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологлары Ольга Колганова һәм Равия Хәйретдинова БППК студентлары белән бергә мәктәп укучылары һәм яшүсмерләр арасында наркоманияне профилактикалуга юнәлдерелгән акция үткәрде.
Профилактика максаты белән, Бөгелмә урамында акциядә катнашучылар буклетлар өләште. Халык белән әңгәмәләр барышында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау актив алып барылды.