Чистай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм социаль яклау учреждениеләре арасында һөнәри юнәлеш бирү турында килешүләр төзеләчәк

2017 елның 24 ноябре, җомга

Кичә Чистай эш белән тәэмин итү үзәгендә социаль хезмәт күрсәтү учрежденияләре һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге арасында хезмәттәшлекне оештыру турында фикер алышу буенча түгәрәк өстәл үткәрелде.

Чарада мәшгульлек үзәге директоры Владимир Пономарев, социаль яклау бүлеге начальнигы Гүзәл Каюмова, "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Эльвира Гайсина, Чистай психоневрологик интернаты директоры Светлана Сәхапова, "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты директоры Елена Четырчинская катнашты.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар инвалидларга һөнәри юнәлеш бирү уртак эшчәнлеге турында килешүләр төзеде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International