Министр Эльмира Зарипова балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында сөйләде

2017 елның 24 ноябре, җомга

Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова якынлашып килүче Әниләр Көне уңаеннан "Татарстан-Яңа гасыр" телеканалында «Здравствуйте» программасында катнашты.

Турыдан-туры эфирда Эльмира Зарипова Татарстанда балалы гаиләләргә социаль хезмәт күрсәтү турында сөйләде.

Шулай ук министр республикада барлыгы 32 меңнән артык күп балалы гаиләләргә каралган социаль ярдәм чаралары турында да билгеләп үтте.

Чыгыш азагында Эльмира Зарипова барлык әниләргә нык сәламәтлек, иминлек һәм, әлбәттә, гади хатын-кыз бәхете теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International