Бөгелмә "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә Кудашев урта мәктәбе укучылары белгеч Зөлфия Ибраһимова һәм социаль хезмәткәр Дилфүзә Набиева җитәкчелегендә әниләр көненә багышланган чара үткәрде.
Котлау өйдә, җылы шартларда узды. Өйдә социаль хезмәт алучы Миншакира Вафина укучылар һәм социаль яклау хезмәткәрләренең игътибары өчен зур рәхмәтен җиткерде.
"Мондый чаралар буыннар элемтәсен ныгыта", - дип билгеләп үтә өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсе белгече Зельфия Ибраһимова.