ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Патриотик тәрбия бирү программасы кысаларында Ватанны саклаучылар Көнен бәйрәм итү алдыннан Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре волонтерлар белән берлектә балигъ булмаганнар өчен «Диңгезгә круиз» дигән төркемле дәрес үткәрде.

 

Ватанны саклаучылар Көне алдыннан Менделеевск «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тәэмин итү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан  "Сез - безнең горурлыгыбыз!" дигән комплекслы чара узды.

 

 

«Шатлык» приютында тәрбияче Дементьева Л.И. җитәкчелегендә «Кул эше остасы» түгәрәге эшләп килә.

 

 

Түбән Кама «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Ягез әле, малайлар» дигән чара узды. Кунакка Түбән Кама шәһәре Казачий җәмгыяте казаклары килде.

 

 

 

Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 22нче февральдә Ватан сакчылары – ир-атлар бәйрәменә багышланган  “Ай, егетләр, афәрин!” исемле чара узды.

 

Бүген, 26 февральдә II коррекция төркемендә Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дәрес узды.

 

Шушы көннәрдә Бөгелмәдә эш белән тәэмин итү үзәге хезмәт коллективы җыелышы узды, аның барышында 2017 елга йомгак ясалды һәм 2018 елга бурычлар билгеләнде. Чарада ТР хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова, икътисадый үсеш мәсьәләләре буенча башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Морад Булгаков, мәшгульлек үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Наталья Казанова, Бөгелмә муниципаль районында социаль яклау бүлек начальнигы вазифаларын башкаручы Наталья Минязева катнашты.

Эш нәтиҗәләре турында доклад белән Наталья Казанова чыгыш ясады.

 

2018 елның 20 нче февральдән 26 мартына кадәр Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе Президенты грантларын бирү буенча конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү башкарылачак.

 

«Рәхим итегез, бәхетле гаилә» клубы эшчәнлеге кысаларында Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Наталья Емельянова Кама Аланы бистәсендә социаль ярдәм алучы хатын-кызлар белән төркемле дәрес үткәрде.

 

Патриотик тәрбия бирү эше кысаларында «Веста» гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Ватанны саклаучылар Көненә багышланган чарала үткәрде.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International