Шушы көннәрдә Бөгелмәдә эш белән тәэмин итү үзәге хезмәт коллективы җыелышы узды, аның барышында 2017 елга йомгак ясалды һәм 2018 елга бурычлар билгеләнде. Чарада ТР хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова, икътисадый үсеш мәсьәләләре буенча башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Морад Булгаков, мәшгульлек үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Наталья Казанова, Бөгелмә муниципаль районында социаль яклау бүлек начальнигы вазифаларын башкаручы Наталья Минязева катнашты.
Эш нәтиҗәләре турында доклад белән Наталья Казанова чыгыш ясады.
ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова тулаем алганда 2017 ел нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады.