Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе Президенты грантларын бирү буенча конкурста катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

2018 елның 20 нче февральдән 26 мартына кадәр Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Россия Федерациясе Президенты грантларын бирү буенча конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү башкарылачак.

Конкурска эшчәнлекне түбәндәге юнәлешләр буенча тормышка ашыруны күздә тоткан ННО проектлары катнаша ала:

социаль хезмәт күрсәтү, социаль ярдәм һәм яклау;

гражданнарның сәламәтлеген саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;

гаилә, аналар һәм балачакка ярдәм итү;

яшьләр проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтү;

фән, мәгариф өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итү;

дәүләт мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә проектларга ярдәм күрсәтү;

мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә яшь талантларны ачыклау һәм ярдәм итү;

тарихи хәтерне саклап калу; гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен, шул исәптән тоткыннарның хокукларын яклау;

әйләнә-тирә мохитне һәм хайваннарны саклау;

милләтара һәм динара татулыкны ныгыту;

иҗтимагый дипломатияне үстерү һәм ватандашларны яклау;

граждан җәмгыяте институтларын үстерү.

Президент грантлары Фонды гаризалар кабул итүне 23:30 мәскәү вакыты буенча тәмамлый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International