Түбән Кама «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Ягез әле, малайлар» дигән чара узды. Кунакка Түбән Кама шәһәре Казачий җәмгыяте казаклары килде.
Малайлар командасы визитка әзерләде, конкурс программасында катнашты.
Тәрбиячеләр сүзләренчә, мондый очрашулар нәрсә ул патриотизм, чын батырлык кебек төшенчәләрне аңларга ярдәм итә.