Бүген, 26 февральдә II коррекция төркемендә Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дәрес узды.
Чара барышында балалар урамда һәм юлда үз-үзеңне тоту белемнәрен ныгытты, пазллар җыйды.
Үзәк тәрбиячесе Альбина Кәримова сүзләренчә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнүдә күнекмәләрне үзләштерү аеруча мөһим булып тора.