Казан халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Диңгезгә круиз» дигән төркемле дәрес үткәрелде

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

Патриотик тәрбия бирү программасы кысаларында Ватанны саклаучылар Көнен бәйрәм итү алдыннан Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре волонтерлар белән берлектә балигъ булмаганнар өчен «Диңгезгә круиз» дигән төркемле дәрес үткәрде.

Эшчәнлекнең максаты - әхлакый кыйммәтләр, гражданлык позициясе формалаштыру, ватанпәрвәрлек тәрбияләү.

Дәрес башында бәйрәм килеп чыгу тарихы турында тематик әңгәмә үткәрелде. Аннан соң егетләр һәм кызлар интерактив уеннарда катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International