Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 20 нче март көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 13 017 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 260 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,64% күрсәткечен тәшкил итте.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 37 748гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 3291 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,34 кешегә тиң.
Хисап атнасы барышында исә 504 кеше эшсез дип танылган, шуларның 459 – моңа кадәр хезмәт куйган. 60 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.