Менделеевскида вакантлы эш урыннары ярминкәсенең нәтиҗәләре буенча эшкә урнашу өчен 31 юнәлеш бирелде

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

Менделеевск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясады.

Чарада алты предприятиенең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты.

Килүчеләргә 245 эш урыны тәкъдим ителде, алар арасында аппаратчик, электромонтер, лаборант, машина йөртүчеләр, полиция хезмәткәрләре һәм башка вакансияләр булды.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсенә барлыгы алтмыштан артык кеше килде. Әңгәмә нәтиҗәләре буенча 31 юллама бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International