"Апрель" үзәгендә бәйрәм чарасы

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

21 нче мартта бөтен дөньяда Даун синдромы булган кешеләр көне билгеләп үтелә. 17 ел дәвамында «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге зур мәгълүмати эш алып бара, аның максаты булып җәмәгать игътибарын Даун синдромы белән авырган кешеләргә җәлеп итү, чаралар, акцияләр, флешмоблар үткәрү тора.

Хәйрияче елы кысаларында теннис һәм бокс үзәгендә малайлар һәм кызлар өчен бәйрәм оештырылды. Биредә балалар өчен спорт секцияләре, мастер-класслар күрсәттеләр.

«Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге Милли хәйрия фондына рәхмәтен белдерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International