Татарстан башкаласы һәм моношәһәрләрдә эшсезләр саны үзгәрде

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 3897 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 136 кешегә азрак.

Шулай ук, узган атнада Түбән Кама, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Алабуга, Кама Аланы һәм Менделеевскта рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр кимегән. Әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1254, 1124, 521, 375, 365 һәм 100 эшсез граждан теркәлгән.

Шуның белән беррәттән, Чистайда эшсез гражданнар саны арту күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International