Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү “Гармония” үзәге белгечләре мәктәп яны лагерьларында балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар.
2018нче елның 13 июлендә Арча картлар һәм инвалидлар йортында Сабан туе узды.
1 июльдән 31 августка кадәр Апас районында "Куркынычсыз балачак" дигән акция уза. Акциянең максаты җәйге каникуллар вакытында балалар һәм яшүсмерләрнең гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзләрен дөрес тотуга юнәлдерелгән.
13июль көнне Теләченең “Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү бүлекчәсе социаль педагогы Ф.Гайнетдинова Күкчә авылында яшәүче мөмкинлеге чикле булган балалы гаиләдә булды.
Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр приютында бәләкәйләр өчен чара оештырылды. "Кечкенә хуҗабикәләр", дип аталган бәйрәмдә приютның кече яшьтәге балалары катнашты.
Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.
Югары Ослан районы картлар һәм инвалидлар йортында икенче ел рәттән Сабан туе бәйрәме оештырыла.
Татарстан Республикасының район социаль яклау бүлекләренә 2018 елның 1 гыйнварыннан алып туган беренче балага каралган түләүләр белән бәйле гаризалар килү дәвам итә.
2018 елның 13 июленә әлеге төр түләүләргә беренче баласын тапкан Татарстанның 867 хатын-кызы һәм 179 өченче баласы өчен гариза биргән.
Питрәчнең "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр приютында кызыклы чара узды.