Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр приютында бәләкәйләр өчен чара оештырылды. "Кечкенә хуҗабикәләр", дип аталган бәйрәмдә приютның кече яшьтәге балалары катнашты.
Балалар рәхәтләнеп уйнады, кемдер курчак күлмәге юды, кемдер ана образына кереп курчагын "ашатты". "Балаларны чисталыкка, пөхтәлеккә кече яшьтән өйрәтергә кирәк,- ди тәрбияче Марина Николаева. - Иптәшләрең белән дустанә мөнәсәбәттә булу, үз тәртибеңне контрольдә тоту, ярдәмләшү бәләкәй чактан ук тәрбияләнергә тиеш".