13июль көнне Теләченең “Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү бүлекчәсе социаль педагогы Ф.Гайнетдинова Күкчә авылында яшәүче мөмкинлеге чикле булган балалы гаиләдә булды.
Очрашу вакытында белгеч әлеге бала белән яңа технология буенча чираттагы дәресен үткәрде.