"Шатлык" балалары "кара урманга сәяхәт кылды"

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

Питрәчнең "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр приютында кызыклы чара узды.

Тәрбияче Дилә Волкова  "Кара урманга сәяхәт" темасына очрашу оештырды. Катнашучылар - укучылар һәм мәктәпкәчә балалар булды. Әлеге чараның максаты балаларның күңелең күтәрү, балаларның бердәмлек рухы тәрбияләү, кара урман җәнлекләре турында белем бирү. "Ерткычлар" һәм "Үлән ашаучылар" төркемнәре бөтен сораулар тырышып җавап бирде. Конкурслар, уен-көлке бәйрәмне җанлы онытылмаслык итте! Чара катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International