Җыр, конкурс, чәк чәк: Югары Осланда Сабан туе

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

Югары Ослан районы картлар һәм инвалидлар йортында икенче ел рәттән Сабан туе бәйрәме оештырыла.

Быелгы милли бәйрәм 12 июль көнне узды. Анда интернат-йортта тәрбияләнүчеләр катнашты. Интернатка волонтерлар да кунакка килде. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, туган якны өйрәнү музее, ветераннар хоры бәйрәмгә ямь өстәде.  Интернатның директоры Тәнзилә Васильева  чараны тантаналы рәвештә ачып җибәрде. Бәйрәмчә киенгән кунаклар интернатта яшәүчеләрнең күңелен күрде. Олы яшьтә булуларына карамастан картлар рәхәтләнеп күңел ачты, төрле уеннарда катнаштылар. Спорт ярышларында җиңеп бүләкләр алдылар. Интернатта озак еллар гомер итүче Равил Гайнетдинов музыкаль әсәр башкарып барысын да шаккатырды.

Бу көнне интернат тормышында актив катнашучыларны да атап уздылар. Бәйрәм чәй табыны янында төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International