Зәй предприятиясе хезмәт хакы буенча 2 млн. сум бурычын түләде

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.

Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә. Үткәрелгән чаралар барышында Зәй предприятиесендә хезмәткәрләргә әҗәтләре кайтарылды.

Үз эшчәнлеген эшкәртү производства  өлкәсендә җәелдергән Зәй районының «Гидромонтаж» проект-төзелеш ҖЧҖ фирмасы 96 хезмәткәренә 2 494,3 мең сумлык бурычын кайтарды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International