ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең  социаль-медицина бүлеге белгечләре "Кискен эчәк авыруларын кисәтү" темасына стенд чыгардылар.

Әгерҗенең “Наз" приюты чираттагы тапкыр "Лукойл" ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында катнашты.


24
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек уңаеннан Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре  Рәмзия Хайбулова, Мадина Хаҗарова, Чулпан Галлямова социаль хезмәт алучылар арасында "Көләч йөзле республикам минем"  дигән рәсем бәйгесе уздырдылар.

Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында өлкән малайлар төркемендә "Йорт эшләре академиясе" программасы буенча "Төймә тагу" дигән дәрес узды.

24нче сентябрьдә "Наз" приюты педагог-психологы Елена Нехорошкова “Аралашу - үз-үзеңә сәяхәт" темасына 11-15 яшьлек, тугыз баладан торган төркемгә дәрес үткәрде.

2018 елның 2 октябрендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган түләүсез юридик ярдәм көне узачак. Чара бөтен эш көне дәвамында республика районнарында һәм шәһәрләрендә  төшке ашка тәнәфессез үткәрү планлаштырыла.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Әгерҗе филиалында оешмаларның кадрлар хезмәте вәкилләре катнашында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Әлеге чара эш бирүчеләр арасында да, эш эзләүче гражданнар арасында да елдан-ел популярлаша бара.

2018 елның 21 сентябренә Татарстанда беренче бала тапкан 1 263 хатын-кыз һәм өченче баласы туган 237  хатын-кыз яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.

Татарстан  Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар  махсус контрольдә тора.

Питрәчнең “Шатлык” приютында кече яшьтәге төркемендә тәрбияләнүче өчен “Дуслар яисә френдла” дип аталган медиакуркынычсызлык дәресе үтте.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International