"Балкыш"та балалар төймә тарихын барлады

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында өлкән малайлар төркемендә "Йорт эшләре академиясе" программасы буенча "Төймә тагу" дигән дәрес узды.

Тәрбияче Энҗе Хөснетдинова балаларга төймәнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Элек  кешеләр кием урынына хайваннар тиресен кулланган, тирене уңайлырак киеп йөрү, борынгы кешеләр кечкенә ыргак, вак таякчыклар яки хайван сөякләре куллана башлаган – бу беренче төймәләр. Аннары ике тишек булган таш төймәләр пәйда була башлаган.

Борынгы Россиядә төймәләр, хәерге кебек функциядән бигрәк, саклаучы (оберег) буларак бик озак кулланылган. Бай кешеләр өчен хәтта төймәләрне энҗедән дә ясаганнар. 

Дәреснең гамәли өлешендә балалар куркынычсызлык техникасын үтәп төймәләр тактылар, ә тәрбияче Энҗе Хөснетдинова балаларны бүләкләде, сыйфатлы эшләрен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International