Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Әгерҗе филиалында оешмаларның кадрлар хезмәте вәкилләре катнашында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Әлеге чара эш бирүчеләр арасында да, эш эзләүче гражданнар арасында да елдан-ел популярлаша бара.
Әгәр беренче вакансия ярминкәләре районның ике-өч эш бирүчесе катнашында үтсә, хәзер бирегә Удмуртиядән дә вәкилләр килә. Кече Пургадан "Луч" предприятиесе мәшгульлек үзәге белән берничә ел хезмәттәшлек итә.
"Без Әгерҗегә беренче тапкыр гына килмибез", – ди "АмурПромСервис" ҖЧҖнең кадрлар хезмәте вәкиле Елена Логинова. Аның сүзләренә караганда, оешма район халкын эшкә алырга гына түгел, кирәк булган очракта аларны өйрәтергә дә әзер.
Вакансияләр ярминкәсендә Әгерҗе районы эш бирүчеләре дә катнашты: "Төзелеш идарәсе" МУП, "Агрофирма-Әгерҗе" ҖЧҖ, "Нәүрүз" ҖЧҖ, сервис локомотив депосы.
Эш эзләүчеләр арасында төрле яшьтәге гражданнар бар иде. Аларга түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителде: ветеринария табибы, диспетчер, смена мастеры, урам себерүче, биналарга хезмәт күрсәтү буенча эш башкаручы, токарь, автомобиль ремонтлау буенча слесарь, электромонтер, төзелеш һөнәрләре (штукатур, маляр), төзекләндерү буенча эшче. Вахта ысулы белән – бетончы, электромонтажчы, эретеп ябыштыручы, кассир, икмәк пешерүчеләр, йөк ташучылар һ.б. вакансияләр арасында эш эзләүчеләргә сезон вахтасы да, әйтик, алма уңышын җыюга да тәкъдим ителгән.
Эш эзләү максатыннан барлыгы 24 кеше мөрәҗәгать итте, шуларның 3се эшкә урнашуга юллама алды.