"Уңыш" ҖЧҖ хезмәт хакы буенча бурычын кайтарды

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

Татарстан  Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар  махсус контрольдә тора.

Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә. Әтнә районы предприятиесендә эшчеләргә әҗәтләр кайтарылган. 

Эшчәнлеген авыл хуҗалыгы тармагында җәелдергән Әтнәнең "Уңыш" ҖЧҖ  118 хезмәткәренә 1488,3  мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычын түләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International