24нче сентябрьдә "Наз"приюты педагог-психологы Елена Нехорошкова “Аралашу - үз-үзеңә сәяхәт "темасына 11-15 яшьлек, тугыз баладан торган төркемгә дәрес үткәрде.
Дәреснең максаты нәтиҗәле аралашу күнекмәләрен үстерү. Күнегүләр барышында балалар төркемле хезмәттәшлекнең төрле формаларына өйрәнде, мәгълүматны дөрес кабул итеп һәм дөрес итеп тапшыруның кулай алымнарын кулланып, конструктив диалог алып барырга өйрәнделәр. Балалар үз әңгәмәдәшеңне нәтиҗәле тыңлый белү биремендә катнашты. Нәтиҗәдә, балалар аралашуның төп кагыйдәләрен формалаштырдылар һәм истә калдырдылар, бу күнекмәләр тормышта һичшиксез кирәк булачак.