"Изгелек"тә "Кискен эчәк авыруларын кисәтү" темасына стенд чыкты

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең  социаль-медицина бүлеге белгечләре "Кискен эчәк авыруларын кисәтү" темасына стенд чыгардылар.

Максат: кеше тормышында сәламәтлекнең тоткан ролен күзаллауны ачыклау, үз сәламәтлегеңә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.

Эчәк инфекцияләре - бу чирләрнең бер төре, алар беренче чиратта азык-төлек эшкәртү органнарына зыян китерә. Эчәк авыруларын кисәтү юллары бик гади: бары тик санитар кагыйдәләрне дөрес үтәү генә.

Яшелчә һәм җиләк-җимеш чоры, җирдә эшләү - эчәк инфекцияләре белән зарарлану сезоны булып санала. Стендта бу авыруларны кисәтү максаты белән эчәк инфекцияләрен кузгатучылар һәм аларның зарарлану юллары чагылдырылган.

Шулай ук эчәк авыруларын булмасын өчен яшелчә, җиләк-җимеш һәм кулларны яхшылап юып йөрергә кирәк. Җирдә эшләгәндә перчаткалар куллану мәслихәт. Азык әзерләгәндә яшелчәләрне яхшылап, кыздырырга һәм пешергәндә кайнаган яки шешәләрдәге суны кулланырга кирәк. Әлеге мәгълүмат 49 социаль хезмәт алучыга җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International