Бөгелмәнең "Ялкын " приютындагылар сәламәтлекне сайлый

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Уртак эш" иҗтимагый оешмасының интерактив дәресләре "Сайлау мөмкинлеге һәрвакыт бар!" шигаре астында узды.

Проект вакытында  бик мөһим темалар хакында сөйләштеләр һәм фикер алыштылар: хәзерге җәмгыять эчкечелек, тәмәке тарту, наркомания .  Алдан катнашучылар плакатлар һәм рәсемнәр белән тематик стенд ясады, анда үзләренең начар гадәтләргә мөнәсәбәтен чагылдырдылар.

Дәрестә балаларга "үз-үзеңне сакла" ролигы күрсәтелде, ә аннан соң яшүсмерләр "Иминлек территориясе" фильмы турында фикер алыштылар. Танылган спортчылар, актерлар, җырчыларның фикерләрен тыңлаганда, балалар дөрескә нәтиҗәләр ясап, сәламәт сайлау һәм зарарлы гадәтләргә альтернатива булу турында килештеләр.

Очрашу ахырында барысы да бердәм фикергә килде. Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәклеге турында килештеләр, бер-берсенә позитив, яхшы кәеф, сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International