Түбән Камада пенсия яшендәге һәм өлкән яшьтәге гражданнар өчен вакансияләр ярминкәсе узачак

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

4 октябрь көнне Түбән Кама мәшгульлек үзәге барлык теләүчеләрне пенсия яшендәге һәм өлкән яшьтәге гражданнар өчен оештырыла торган вакансияләр ярминкәсенә чакыра.

Эш эзләүчеләргә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк:

- автомобиль йөртүче (ярымприцеп, борт белән тагылма),

- автомобиль йөртүче (бойлер),

- автомобиль йөртүче (зур һәм аз сыйдырышлы автобуслар),

- экскаватор машинисты,

- котельня операторы,

- 6 разрядлы автомобиль ремонтлау буенча слесарь,

- җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручы,

- тракторчы (К-701),

- җыештыручы-фасовщица,

- кибет директоры урынбасары һ.б.

Ярминкә Түбән Кама шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә (ДКУ (каб. 222) 10.00 сәгатьтә башлана.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (8555) 42-68-00.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International