Буа муниципаль районында үз эшчәнлеген авыл хуҗалыгы тармагында гамәлгә ашыручы "Дуслык" ҖЧҖ 369 хезмәткәренә 3 330,2 мең сумлык бурыч кайтарды.
Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.
Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.
Татарстан Буа муниципаль районында үз эшчәнлеген авыл хуҗалыгы тармагында җәелдергән "Дуслык" ҖЧҖ 369 хезмәткәренә 3 330,2 мең сумлык хезмәт хакы буенча әҗәтен түләде.
Шунысын билгеләп узарга кирәк, киләчәктә дә ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтару эше дәвам итәчәк.