"Кама таңнары" кунак каршылады

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

Менделеевскның "Кама таңнары " балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты тәрбиячеләр көне алдыннан төрле чаралар уздыра. Мәсәлән, иҗади педагог Наталья Евдокимова җитәкчелегендә  "Кама таңнары" хәбәрләре" стена газетасы чыгарыла.

Приютның алыштыргысыз хәбәрчесе Александра Лущикова учреждение хезмәткәрләреннән интервью алды. Кызларга кунакка килгән Гүзәл Удачинадан да интервью алу насыйп булды.

Репортерның "Тәрбияче нинди булырга тиеш?" Гүзәл Любисовна тәрбияче, барыннан да элек, үз карамагындагыларны яратырга тиеш, дип билгеләп үтте.

Интервьюдан соң мөхтәрәм кунак  башка сорауларга җавап бирде, ә соңыннан барысы да истәлеккә фотога төште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International