Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.
Аксубай районының мәшгульлек үзәгендә эшсезсез гражданнарның бизнес-планын тикшерү, аларга финанс ярдәм күрсәтү буенча Экспертлар утырышы узды.
Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты белгечләре үзәк район китапханәсе вәкилләре белән берлектә "Толстойны укыйбыз" дип исемләнгән әдәби-күңел ачу чарасы уздырды.
7 декбрь көнне Инвалидлар декадасы кысаларында Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында “Могҗизалар кыры” дип аталган танып-белү һәм күңел ачу уены үткәрелде.
"Әни+бәби" клубы кысаларында 6 нчы декабрендә “Веста” үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина һәм психолог Марта Камалова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар һәм ата-аналар арасында “Уйнарга, уйнарга, уйнарга!” дип аталган дәрес үткәрде.
10 декабрьдә «Хокук әлифбасы» хокукый кунакханәсе программасы кысаларында Кукмара «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге педагогы Гөлия Мифтахова, Кукмара мәдрәсәсе укытучысы Хәмбикова Замирә Корбановна һәм гаилә иминлеген профилактикалау буенча әйдәп баручы белгеч Лилия Җамалиева белән берлектә «Һәркем өчен закон уртак» дигән темага чара үткәрелде.
Шушы көннәрдә «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче янына волонтерлар – Түбән Кама медицина көллияте студентлары барды.
7декабрьдә, инвалидлар Декадасы кысаларында, үсешендә һәм сәламәтлегендә тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен “Яшьлек " боз сараенда күңелле чара оештырылды.
3-10 декабрьдә «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү буенча "Үз кулларың белән могҗиза" дип исемләнгән инвалидлар эшләре күргәзмәсе үткәрелде.
Арчаның "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәгендә Ватан Геройлары көненә багышланган чара узды.