Йөрәкләрдә яшәү яме сүнмәсен

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

 7декабрьдә, инвалидлар Декадасы кысаларында, үсешендә һәм сәламәтлегендә тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен “Яшьлек " боз сараенда күңелле чара оештырылды.

Зәйнең “Шатлык” халыкка помплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, физик культура һәм Спорт идарәсе вәкилләре белән берлектә,  мавыктыргыч уен программасы әзерләде.

Чара бозда ирекле шуудан башланды. Тимераякта шуу спортның бер төре генә түгел, ә ял итүнең файдалы бер ысулы дә булып тора. Аның уңай йогынтысын тою өчен, профессиональ фигурист булу мәҗбүри түгел-тимераякта шуарга өйрәнү дә җитә.

Ә мөмкинлекләре чикле балалар өчен бозда басып тора алу да уникаль күренеш. Чараның төп ярдәмчеләре, волонтерлар - Зәй политехник көллияте яшүсмерләре. Алар тарафыннан бик күп чараларда районың төрле категория гаиләләренә алыштыргысыз  хәйрия ярдәме күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International