10 декабрьдә «Хокук әлифбасы» хокукый кунакханәсе программасы кысаларында Кукмара «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге педагогы Гөлия Мифтахова, Кукмара мәдрәсәсе укытучысы Хәмбикова Замирә Корбановна һәм гаилә иминлеген профилактикалау буенча әйдәп баручы белгеч Лилия Җамалиева белән берлектә «Һәркем өчен закон уртак» дигән темага чара үткәрелде.
Дәреснең максаты балигъ булмаганнарда законга карата хөрмәт, җаваплылык хисе тәрбияләү һәм бурычларны үтәргә кирәклеген аңлау иде. Чара барышында балигъ булмаганнар төп законнар һәм хокуклар белщн танышты. Шулай ук кышкы каникуллар вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән һәм өлкәннәрдән башка төнлә урамда йөрергә ярамыйлыгын анлаттылар.
Әлеге чарада 10 балигъ булмаган бала катнашты.