"Балкыш" кунаклар каршылады

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче янына волонтерлар – Түбән Кама медицина көллияте студентлары барды.

Булачак медиклар балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, квест үткәрде. Очрашу барышында балалар бергәләп тылсымлы кар бөртекләре эзләп таралды, кыш турында табышмаклар чиште, һава шарларында кар бизәкләре ясады һәм Кыш бабайга гадәти булмаган ысул белән хатлар язды.

Аннары волонтерлар приютта тәрбияләнүчеләргә үзләренең булачак һөнәре турында сөйләде һәм Түбән Кама медицина көллиятенә укырга чакырдылар.

Чара ахырында волонтерлар приютта тәрбияләнүчеләргә квестта актив катнашкан өчен татлы бүләкләр өләштеләр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International