"Веста" үзәгендә кызыклы дәрес узды

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

 "Әйләнә-тирәдәге кешеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек" программасы уңаенан "Веста" үзәге социаль педагогы Марта Камалова күп балалы, тулы булмаган аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 15 балигъ булмаган бала өчен төркемле дәрес үткәрде.

Дәреснең максаты үз-үзеңә уңай мөнәсәбәтне үстерү, үз шәхесеңне аңлау.

Дәрес уен белән үрелеп барды. Балалар үз-үзләрен һәм иптәшләрен кабул итәргә өйрәнде. Алар рәсем ясады. Педагог балаларга ошый торган өч хайван ясарга тәкъдим итте. Шулай ук балалар "Минем кызыксынуларым һәм мавыгуларым" дигән темага коллаж төзүдә зур кызыксыну белән катнашты. 

Дәрес ахырында балалар үзләренең тәэсирләре һәм тойгылары белән уртаклашты һәм тагын бер тапкыр очрашырга теләк белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International