“Кояшка таба” социаль проектын тормышка ашырыла

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

“Кояшка таба” социаль проектын тормышка ашыру кысаларында Совет районы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы һәм белгече, социаль хезмәт алуда торган гаиләләрнең сәламәтлекләре чикле, балигъ булмаган балалары өчен, “Минем тирәмдәге дөнья” төркемле шөгыле уздырды.

 Шөгыльнең максаты: төркемне берләштерү, психоэмоциональ киеренкелекне бетерү, төркемдә үзара ярдәм  итешү аша шәхси ресурсларны ачу.

Балигъ булмаган балаларның эмоциональ киеренкелекне бетерү һәм психологик халәтне яхшырту өчен сәламләү йоласы уздырылды. “Җиде төсле чәчкә” дидактик гаилә уены катнашучыларның шәхси ресурсларын ачарга ярдәм итте. “Кояшка таба" проектының асылын балаларга төшендерү өчен “Җирдә нинди үсемлекләр яши?” видеосюжетын күрсәттеләр, ә аннан соң “Минем тирәмдәге дөнья” экология темасына әңгәмә узды.

Шөгыльнең ахырында катнашучылар үзбәяләрен арттыру өчен бер-берләренә комплиментлар бүләк итте, ә экология темасын дәвам итеп өй эше алдылар: “Минем планетам” рәсемен ясарга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International