"Кама таңнары" приюты балаларына бәйрәм оештырылды

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

17 декабрь көнне Менделеевск районының "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр хакимияткә яңа ел әкиятенә чакырылды. Балаларны якынлашып килүче бәйрәм белән Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев котлады.

Балалар искиткеч бәйрәм атмосферасына чумды, рәхәтләнеп биеде, уйнады, әйлән-бәйлән әйләнде һәм Яңа ел җырлары җырладылар.

Чараның иганәчеләре, "ТАТМЕДИА" АҖ һәм "Мир окон" ҖЧҖ учреждениегә ноутбуклар тапшырды, ә балаларга татлы бүләкләр өләштеләр. Истәлеккә фото бу бәйрәмнең төп аккорды булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International