Казанда "Кем булырга? Бу синең сайлау!" проектына йомгак ясалды

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә "Кем булырга? Бу синең сайлау!" проекты узды.  Әлеге чара Н.Галлямова исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбендә үткәрелде.

"2014-2020 елларга Татарстан Республикасында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру" программасы кысаларында узган проектны оештыручылар – Казан шәһәре Мәскәү районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм "Үсеш. Уңыш. Осталык." укыту үзәге.

Проектның максаты  укучыларда, яшүсмерләрдә үз мәнфәгатьләренә туры китереп, билгеле бер профильле белгечләрдә һөнәр сайлауга аңлы якын килүне формалаштыру. Оештыручылар балалар конкрет производстволарда процессларның ничек оештырылуын үз күзләре белән күрсен өчен эшләргә тырышты. Проект кысаларында төрле чаралар, шул исәптән экскурсияләр үткәрелде.

Әйтик, "КАН АВТО" ҖЧҖ автомобиль холдингына экскурсия вакытында ремонт цехларында балаларга автомобильләргә ничек хезмәт күрсәтүләрен һәм ремонтлануларын күрсәттеләр. Балалар "Вакууммаш" заводында да булдылар, анда производство процессының ничек оештырылуын күрделәр, предприятиенең тарихын белделәр, завод музеенда экспонатларны карадылар.

Шулай ук балалар танып-белү үзәкләрендә булды, түгәрәк өстәлләр оештырылды, аларда хәзерге вакытта уңышлы эшләүче җитәкчеләр үзләренең хезмәт юлы ничек башлануы турында сөйләделәр.

Проект дәвамында балалар белән тренинглар алып барылды. Проект ахырында балалар "Минем һөнәрем" дигән темага команда стена газеталарын тәкъдим иттеләр һәм ярышлар дәрәҗәсендә үз эшләрен якладылар. Проектта катнашкан һәр кеше приз алды, номинацияләр буенча грамоталар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International