ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты социаль хезмәт алучылар өчен учреждение медицина хезмәткәрләре тарафыннан ком терапиясе буенча дәресләр үткәрелә.

Питрәч  "Шатлык" приютында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбияче  Р.Апакимова "Кышын кошларны ашатыгыз"– дигән экологик тәрбия дәресе уздырды. Әлеге дәреснең максаты балаларда кошларга карата мәрхәмәт хисе тәрбияләү.

20 декабрь көнне Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге белгечләре Чыбыклы авылында “Зәй шикәре” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең пенсия яшенә җитүче хезмәткәрләре  белән очрашу уздырды.

19 нчы декабрендә "Аист көтәбез" клубы уңаеннан Чаллының "Веста" үзәге белгечләре Түбән Кама шәһәре хатын-кызлар консультациясенең медицина психологы Гөлсирин Сәлахова белән берлектә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы хатын-кызлар белән очрашу оештырды.

18 декабрь көнне Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә электр җиһазлары ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электр, газ белән эретеп ябыштыручы һәм электромонтер һөнәре буенча курслар тәмамланды.

Яңа ел бәйрәме алдыннан Менделеевск "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәткәрләр өчен "Елга бер тапкыр" дигән мастер-класс узды.

Лениногорск мәшгульлек үзәге гражданнарны эшкә урнашырга ярдәм итү максатыннан һөнәри әзерлек, яңадан әзерләү һәм квалификациясен күтәрү буенча укулар оештыра.

19 декабрьдә "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Зәй политехник көллияте һәм шәһәр, районның гомуми белем бирү учреждениеләре вәкилләренә үз ишекләрен ачты.

Бүген “Күчмә кадрлар бүлеге” чарасы уңаеннан Зәй  мәшгульлек үзәге базасында “Садко” ҖЧШ, "Орман Логистика" ҖЧШ, "Таттехмедфарм ЦРА №146” ДУП,  Галиев Р. Р. шәхси предприятиесе, “Андыз” ҖЧШ вәкилләре белән очрашу узды.

"Бергә булдырабыз" республика проектын тормышка ашыру уңаеннан "Нык гаилә" юнәлеше, "Кулдан эшләнгән сувенир" программасы, шулай ук бәйрәм алдыннан Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Кыш Бабай остаханәсе ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International