"Веста" белгечләре булачак аналалар белән очрашты

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

19 нчы декабрендә "Аист көтәбез" клубы уңаеннан Чаллының "Веста" үзәге белгечләре Түбән Кама шәһәре хатын-кызлар консультациясенең медицина психологы Гөлсирин Сәлахова белән берлектә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы хатын-кызлар белән очрашу оештырды.

Очрашу булачак әниләрне бала белән аралашу алымнарына, эмоциональ халәтне җайга салу һәм хәвефсезлек дәрәҗәсен киметү, хатын-кызлар белән әңгәмә үткәрү максатыннан "Баланы ничек дөрес мактарга" дигән темага лекция һәм әңгәмәне үз эченә алган иде.

Лекция барышында хатын-кызлар консультациясе психологы Гөлсирин Ногумановна Лазарева методикасы турында сөйләде. Әлеге методика кешенең психофизик үсешенең эволюцион алгоритмында төзелгән: тавыш, образ, хәрәкәт кулланыла, шулай ук анда баш мие тамырларының үсеш алган зонасы - әле тумаган баланың - ишетү зонасы керә.

Психолог шулай ук бала белән ана карынында ничек аралашу һәм аны ничек мактарга кирәк икәнлеге турында сөйләде. Бу вакытта йөкле хатын-кызлар сабыйлары белән аралашырга өйрәнә. Гөлсирин Ногумановна хатын-кызлар консультациясендә "Җаваплы ата-ана мәктәбе" эшли икәнен әйтеп узды, анда түбәндәге сораулар карала: йөкле хатын-кызның ир-атка йөклелеге турында ничек хәбәр итәргә кирәклеген аңлату, ир-атның хатыны йөкле булуына мөнәсәбәте һ.б. лар. Шулай ук психолог бала тудыру йортында 2018 нче елда булган үзгәрешләр турында сөйләде: хәзер шәһәрдә бала табу вакытында партнерлык дигән әйбернең гамәлдә булуы, ягъни, бала табучы хатын кызның ире, яки якыннары катнаша ала.

Лекция өлеше тәмамланганнан соң, психолог йөкле хатын-кызларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирде. Чара ахырында катнашучылар лекторга файдалы мәгълүмат өчен, ә белгечләргә кызыклы очрашу оештырганнары өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International