2018 елда Лениногорскида 150 эшсез махсус укулар узды

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

Лениногорск мәшгульлек үзәге гражданнарны эшкә урнашырга ярдәм итү максатыннан һөнәри әзерлек, яңадан әзерләү һәм квалификациясен күтәрү буенча укулар оештыра. 

2018 елда 27 белгечлек буенча мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы 150 кеше белем алган. Лениногорск муниципаль районы буенча хезмәт базарында иң кирәкле белгечлекләр: персонал буенча менеджер( хезмәт хакы һәм кадрлар), бухгалтер, 1С Предприятие, лаборант химия анализы, заправка станцияләре операторы, чәчтарашер, шәхси сакчы, НПО ремонтлау буенча слесарь, җиһазларны ремонтлау буенча электромонтер һ.б.

Укулар тәмамланганнан соң гражданнарга билгеләнгән үрнәктәге таныклыклар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International