"Шатлык" приютында экология чарасы оештырылды

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

Питрәч  "Шатлык" приютында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбияче  Р.Апакимова "Кышын кошларны ашатыгыз"– дигән экологик тәрбия дәресе уздырды. Әлеге дәреснең максаты балаларда кошларга карата мәрхәмәт хисе тәрбияләү.

Дәрес әйләнә-тирә мохитне саклау нигезендә тәрбияләнүчеләрдә актив тормыш позициясе, ихтыяҗларын яклауны формалаштырды. Тәрбия чарасының  алымнары шактый төрле: болар - викторина, кошлар турында күренешләр.

Балалар тиз арада фикер йөртеп, кышын кошларга ярдәм күрсәту турында сөйләде. Чара барышында иң яхшы шигырь, мәкаль, табышмак конкурслары үткәрелде, нинди әсәрләрдә "кешеләрне   кошлар белән чагыштыралар"  соравына жавап алынды. Бу конкурс тәрбияләнүчеләрдә чынбарлыкны ачып бирү сәләтен,  логик фикер йөртү, катлаулы сорауларга җавап бирә белү сәләтен ачарга булышты. Балалар үзләренең оешканлыкларын, күбрәк белергә омтылуларын  күрсәтте. Дәреснең максаты тулысынча чишелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International