Зәйнең "Шатлык" үзәге ачык ишекләр көне оештырды

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

19 декабрьдә "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Зәй политехник көллияте һәм шәһәр, районның гомуми белем бирү учреждениеләре вәкилләренә үз ишекләрен ачты.

Очрашу максаты социаль адаптациядә кыенлыклары булган балаларга социаль хезмәт күрсәтү шартлары турында мәгълүмат бирү иде. Социаль педагоглар, директорлар урынбасарлары игътибарына киң программа тәкъдим ителде.

Түгәрәк өстәл эше барышында үзәк директоры катнашучыларны гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге тарафыннан күрсәтелә торган социаль хезмәтләр һәм аларны күрсәтү тәртибе белән таныштырды. Очрашуның гамәли өлешендә бүлек психологлары катнашучыларны компьютер диагностикасын куллану белән таныштырдылар һәм "Үзеңне һәм башкаларны аңларга өйрәнү" дигән төркемле дәрес үткәрделәр.

Комплекслы үзәк буенча экскурсия барышында кунаклар учреждениенең бай матди-техник базасы белән танышты.

Мәгълүмати очрашуга йомгак ясаганда, катнашучылар киләчәктә шәһәр һәм район балалары белән гаилә проблемаларын хәл итү буенча ведомствоара хезмәттәшлек итү турында теләк белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International