Ком терапиясе үзең белән аралашу ысулы

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты социаль хезмәт алучылар өчен учреждение медицина хезмәткәрләре тарафыннан ком терапиясе буенча дәресләр үткәрелә.

Ком терапиясе психотерапия формасыннан гыйбарәт, бу кешенең үзе һәм әйләнә-тирә дөнья белән аралашу ысулларының берсе. Ком белән уйнау психологик травмалардан арынырга мөмкинлек бирә.

Шулай ук пыялада ком ясау техникасы фантазияне үстерә, гадәти формаларны тиз үзгәртә, метаморфозлар ясый белә. Шул ук вакытта баш мие актив эшли, абстракт фикерләү, киң кабул итү, фантазия, хыяллар үсеш ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International