ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2019 ел
җомга

14 мартта  Шәмсеруй Низаметдинова 94 нче туган көнен билгеләп үтә.

Әлмәт мәшгульлек үзәге хезмәт урыннарында инвалидларны эш белән тәэмин итү буенча бурычларын үтәүне контрольдә тоту максатыннан эш бирүчеләрне тикшерделәр.

14 мартта Лениногорск политехник колледжында (Гагарин урамы, 31нче йорт) чираттагы эш урыннары ярминкәсе узды.

Шушы көннәрдә Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та тәрбияләнүчеләр чираттагы “Әдәби  кунакханә”дә очрашты.

Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиһангирова “Без спортны яратабыз” дигән спорт-бәйрәме үткәрде.

14 мартта Кукмара муниципаль районы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Ленара Шайдуллина һәм Алия Загидуллина  ведомствоара  “Без бергә”  программасы уңаеннан район шифаханасендә йөкле хатын-кызлар белән “Бала көткәндә” темасына очрашу үткәрелде. Очрашуда әни вазифасы турында  әнгәмә  корылды, тугыз кешегә буклетлар таратылды.

Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан Минзәлә районы "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Безнең көч халыклар бердәмлегендә"дигән чара уздырылды.

 

Пенсиягә чыгу яшендә булган эшләүче гражданнарның мәшгульлеген саклау максатыннан, мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре Яшел Үзән муниципаль районының пенсия фонды һәм башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә "Балалар сәнгать мәктәбе" хезмәткәрләре өчен оештырылган күчмә консультациядә катнашты.

 

Замана балалары - интернет-технологияләр өлкәсендә тәрбияләнгән буын һәм мәктәпкәчә яшьтә үк интернет бала тормышының аерылгысыз өлешенә әверелә. Социаль челтәрләрдән файдалану хәзерге яшьләр тормышында зур роль уйный. Хәзерге вакытта дөньяда өч йөздән артык социаль челтәр исәпләнә.

1995 елның 24 ноябрендә кабул ителгән 181 нче номерлы "Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында" Федераль законын тормышка ашыру уңаеннан, мәшгульлек үзәге Яшел Үзәннең шәһәр һәм район инвалидлар оешмасы белән берлектә  21 мартта мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен "Ачык ишекләр көне" оештыруны планлаштыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International