Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиһангирова “Без спортны яратабыз” дигән спорт-бәйрәме үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның физкультура һәм спорт белән кызыксынуларын үстерү, хәрәкәт активлыгын арттыру.
Сәламәтлек һәр кеше өчен иң кыйммәтлесе. Физкультура төп сәламәтлек чыганагы булып тора, кыюлыкны, тәвәккәллекне үстерә, коллективизм, дисциплина хисләрен, ә иң мөһиме - максатка ирешүдә ихтыяр көче тәрбияли.
Стартка “Туп” һәм “Зенит” командалары чыкты. Беренче бирем - командаларны игълан итү. Ул бик дәртле һәм рифмалаштырылган иде. Командаларга йөгерү, гимнастика келәмнәре буенча йөрү, туплар белән эстафеталар тәкъдим ителде. Анда социаль хезмәт алучылар үзләренең спорт күнекмәләрен күрсәтә алды.
Нәтиҗәләр чыгарганнан соң “Туп” дигән команданың җиңүе ачыкланды. Бәйрәм кызыклы һәм күңелле узды, уңай эмоцияләр һәм яхшы тәэсирләр калдырды. Чарада 12 кеше катнашты.