Гаиләгә тәрбиягә алынган әбигә 94 яшь тулды

2019 елның 15 марты, җомга

14 мартта  Шәмсеруй Низаметдинова 94 нче туган көнен билгеләп үтә.

Ул гомере буе колхозда эшләгән. Үз гаиләсе булмаган, әмма хәзер ул бик яхшы һәм тату Сафиннар гаиләсендә яши һәм хәзер аның гаиләсе нәкъ менә алар.

Туган көннендә Шәмсеруй Низаметдин кызын Биектау муниципаль районындагы “Өмет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Рафис Газизов һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире  Лилия Сибгатуллина тәбрикләргә килделәр.

"... Сезнең бәйрәм - 94 яшь гомернең чиге булмавына тагын бер дәлил. Сез катлаулы тормыш юлын узгансыз,  төрле тарихи вакыйгаларда катнашкансыз, киләчәк буын өчен хезмәт иткәнсез, болар өчен рәхмәт сезгә. Сафиннар гаиләсенә дә зур рәхмәтебезне белдерәбез," - диде кунаклар. Шәмсеруй Низаметдинова чәчәк бәйләме һәм бүләкләр тапшырдылар, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International