Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан Минзәлә районы "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Безнең көч халыклар бердәмлегендә"дигән чара уздырылды.
Чараның максаты: патриотизм хисен формалаштыру һәм үстерү, төрле милләт һәм дини конфессияләр вәкилләренең тыныч яшәү кирәклеген аңлату.
Үзәк карамагындагылар Татарстан Республикасының дәүләт символлары белән танышты, гимн тыңлады. Алар флагта һәм гербта һәр төснең әһәмиятен белделәр һәм истә калдырдылар, шулай ук республиканың барлыкка килү тарихы, аның территориясе, халык, күп милләтле булуы, бөек тарих, мәгариф һәм сәнгать эшлеклеләре, дәүләт һәм милли бәйрәмнәр белән таныштылар.