“Юлдаш”та “Әдәби кунакханә” очрашуы

2019 елның 15 марты, җомга

Шушы көннәрдә Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та тәрбияләнүчеләр чираттагы “Әдәби  кунакханә”дә очрашты.

2019 ел Татарстанда Театр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, интернат-йортта мәдәни чараларны оештыручы   Ирина Тугашева һәм Чистай үзәк китапханә хезмәткәрләре Зөһрә Җаббарова, Әльмирә Муратова әдәби-музыкаль кичә оештырды.

Драматург, театр һәм җәмәгать эшлеклесе, татар драматургиясенә һәм татар театрына нигез салучыларның берсе Галиәсгар  Камалның тууына 140 ел тулу, Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, интернат-йортта әдәби-музыкаль кичә булып узды.

Чара барышында интернатта тәрбияләнүчеләр әдипнең тормышы һәм иҗаты белән тирәнтен танышты, әсәрләрен тыңладылар. Аның иҗат итү дәверендә нинди шәхесләр белән аралашуы, нинди басма газет-журналларда эшләп, абруй казанганы биредә тәрбияләнүчеләрдә аерым кызыксыну уятты. Әдәби-музыкаль кичә урыс һәм татар телләрендә алып барылды.

Чара барышында Г.Камалның иҗатын һәм тормышын яктырткан “Татар драматургиясенә нигез салучы ” исемле әдәби күргәзмә эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International