1995 елның 24 ноябрендә кабул ителгән 181 нче номерлы "Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында" Федераль законын тормышка ашыру уңаеннан, мәшгульлек үзәге Яшел Үзәннең шәһәр һәм район инвалидлар оешмасы белән берлектә 21 мартта мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен "Ачык ишекләр көне" оештыруны планлаштыра.
Белгечләр чарада катнашучыларны мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре, аларны күрсәтү тәртибе белән таныштырачак, чарада катнашучыларның барысы да квоталы эш урыннары буенча вакансияләр турында мәгълүмат алачак.
Теләге булган гражданнарга резюме төзүдә ярдәм күрсәтеләчәк.